Дөньяда ниләр бар?
1 сентябрь 2022, 16:16

Йөкле хатынга ярдәм итмәгәннәр

Нәтиҗәдә аның йөрәге туктаган.

gkbe.rugkbe.ru
Фото:gkbe.ru

Португалиядә дәваханәдә персонал җитешмәү сәбәпле медицина ярдәме күрсәтелмәгәч, Һиндстаннан килгән йөкле турист хатын үлгән.

34 яшьлек хатын Лиссабонның иң эре хастаханәләренең берсенә мөрәҗәгать иткән, әмма аны учреждениегә салмаганнар, чөнки бәби табу бүлеге тулган булган. Сәяхәтче хатынны икенче клиникага озатканнар, әмма анда юлланганда булачак әнинең йөрәге туктаган.

Аңа ашыгыч рәвештә кесарев кисеме ясыйлар, баланы саклап калалар. Берничә сәгатьтән соң Португалиянең сәламәтлек саклау министры Марта Темидо оставкага киткән. Ул вазифасын медицина өлкәсендәге кискен кризисны җиңә алмавы сәбәпле калдырган дип белдерелә. Соңгы арада ил гинекологлар һәм акушерларга зур кытлык кичерә икән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас