Дөньяда ниләр бар?
1 сентябрь 2022, 09:21

Пластик шешә җыючыларны тоталар

Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта җирле халыкка пластик шешә җыюны тыйганнар.

Пластик шешә җыючыларны тоталарПластик шешә җыючыларны тоталар
Пластик шешә җыючыларны тоталар

Чиновниклар фикеренчә, бу гамәл илне хурлыкка төшерә.

            Полицейскийлар икенчел чимал кабул итү пунктларына пластик тапшырырга килүчеләрне тота башлаган. Тоткарланучыларга мондый кәсеп тыелуын искәртәләр, кайберләренә хәтта 50 манат ( 1800 сум) күләмендә штраф та салалар. Икенчел чимал җыю һәм тапшыру белән урам себерүчеләрнең шөгыльләнәчәк икән.

            Төрекмәнстанда июньдә тагын бер кызыклы рейд үткән. Рейд барышында сәүдә нокталарыннан декоратив косметика, иннек, кершән һ.б. бизәнгечләрне сатудан алырга боерганнар. Имеш, бизәнгечләрнең кулланучыларның кыяфәтләренә һәм сәламәтлекләренә зыян салуы мөмкин.

Фото: gozle.com.tm

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас