

Марк Арнольд Украина Кораллы көчләрен Русия төпкеленә кадәр очучы ракета белән тәэмин итәргә кирәк ди. Ул НАТОга Русия территориясенә һөҗүм итүне тыю турындагы тезислардан баш тартырга кирәк дип саный.
Марк Арнольд Украинадагы конфликтны туктатуга каршы булуын да белдергән. Аның фикеренчә, әлеге мәлләрдә барган хәл-вакыйгаларны туктату вакытлы чара гына булачак. Янәсе, конфликт туктап торган очракта, махсус операцияне дәвам итү өчен, Русия көч кенә җыячак.
Искә төшерик: 27 майда АКШ Киевка чираттагы ярдәм пакеты әзерләве турында белдергән иде. Вашингтон еракка очучы ракета системалары озатачакбыз, диде. Шул ук вакытта Америка украин хәрбиләренең аларны Русия территориясенә һөҗүм итү өчен кулланудан шикләнеп, Киевка әлеге коралларны озатудан сакланды.
Июнь ахырында Украина кораллы көчләренең баш командующие Валерий Залужный АКШ озаткан HIMARIS рекеталарының Украина контрольлегендә булмаган территорияләрдә файдаланылуын белдергән иде. Бүген сәяси экспертлар Киевның Русия территориясе эченә, шул исәптә Мәскәү һәм курорт калаларына, һөҗүм ясау ихтималын күз уңыннан ычкындырмыйлар.
Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя Иминлек советы утырышында мондый системалар кулланылган очракта Мәскәүнең тиешле чаралар күрәчәген белдерде.
Фото: cofen.ru