

Филиппин утрауларында коточкыч җинаять теркәлгән.
Баливаган авылында яшәүче гаилә әгъзалары (11 кеше) 20 яшьлек культ лидеры Крисанто Эрсилья җитәкчелегендә 84 яшьлек Теофилу Камоньяйны яндырган. Яшь егет үзен гуру (остаз) дип игълан иткән. Имеш, аңа Филиппинның изгелекле миссионерлары ассоциациясенә нигез салучы Томас Эугенионың җаны күчкән. 2004 елда вафат булган дини эшлекле үзен Изге Рухны гәүдәләндерүче дип белдергән булган.
Өлкән яшьтәге хатынны утка ташлауларын күргән күршеләре җинаять урынына ашыккан һәм ритуалны туктаткан. Алар бик нык пешкән хатынны дәваханәгә илткән, ләкин бераздан ул һәлак булган.
Полиция шикләнелүчеләрне, шул исәптә Эрсильоны да кулга алган. Культның тагы 4 әгъзасы һаман иректә кала әле.
Хокук саклау органнары моңа охшаш хәлләрне күргән юк иде диләр. “Мондый җинаятьләргә ышану авыр. Туган тиешле 11 кеше ритуалда катнашкан, алар арасында карчыкның балалары һәм оныклары да бар”, – ди тикшерүче Роберт Джон Гальдо.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, башта картәнисен “зур гөнаһлары” өчен кыйнагач, Эрсилья туганнарын картәниләрен утка ташларга дип котырткан. Эрсилья һәм башка шикләнелүчеләр үтерүдә гаепләнә.
Чыганак: lenta.ru