

Саддам Хөсәен бәреп төшерелгәннән бирле тирән сәяси кризиста яшәгән ил өчен бу тагын бер удар булды. Моңа шигыйлар лидеры Муктады әс-Садрның сәяси эшчәнлегеннән бар тартуы һәм үз партиясе офисларының эшчәнлеген туктату турында игълан итүе сәбәпче булган.
Әс-Садр вакытыннан алда парламент сайлауларын үткәрү буенча хөкүмәт белән сәяси уртак тел табып булмавын белдергән. Былтыр көз үткән сайлауларда аның фракциясе җиңгән, ләкин сәясәтчеләр уртак фикергә килеп хөкүмәтне оештыра алмаган. Садр яклылар парламентны тарату, яңадан сайлаулар үткәрү таләбе белән чыккан. 1 августта Багдадка гаскәрләр кертелгән. 29 августта әс-Садр сәясәттән китүен белдергән. Меңнәрчә ираклы шыгыйлар лидеры Муктады ас-Садрның отставкасына каршы протест белдерә башлаган. Армия белән әс-Садрның сәяси тарафдарлары арасындагы каты бәрелешләрдә 200дән артык кеше һәлак булган, йөзләрчә кеше, алар арасында йөздән артык хәвефсезлек хезмәтләре хезмәткәрләре дә бар, яраланган.
Чуалышлар көчәя башлагач, Ирак президенты Бархам Салех милләткә мөрәҗәгать иткән. Вакытыннан алда парламент сайлауларын үткәрү сәяси кризистан чыгарга ярдәм итәчәк, дигән ул. Ә премьер-министр Мостафа әл-Казыйми илдәге сәяси хәл-вакыйгалар көйләнмәсә, вазифасыннан китәчәген белдергән.