

Ил белән җитәкчелек иткән вакытта ул ике тапкыр тарихи адымнарга барырга тәвәккәллек итте. Моның уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен әле булса тоябыз. Ул, 1985 елда картайган Константин Черненконы алмаштырып, «туң» икътисади һәм сәяси системаны үзгәртеп корудан куркып калмады. 1991 елда исә ул СССРның бөтен тарихында сәяси дошманнарына властьны ирекле биргән бердәнбер җитәкче булды.
Михаил Горбачев 1931 елда Ставрополь краеның Привольное авылында ярлы крестьян гаиләсенә туа. Унбиш яшеннән МТСта комбайнер ярдәмчесе булып эшли башлый. 17 яшендә тырыш хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Орденлы һәм мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган авыл егете илнең иң мактаулы вузы — Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә ябышып ятмый, ә тормыш иптәше Раиса белән Ставропольгә кайта. Башта яшь юрист — комсомол, аннары партия линияләре буенча хезмәт баскычы буйлап үрли. 1970 елда 39 яшьлек Горбачев Ставрополь крайкомының беренче секретаре итеп билгеләнә. Шуннан соң курорт төбәгенең яшь җитәкчесе илнең югары җитәкчелеге игътибарына эләгә. Нәтиҗәдә 1978 елда 47 яшьлек Горбачевны КПСС Үзәк комитетына авыл хуҗалыгы өчен җаваплы секретарь итеп Мәскәүгә эшкә алалар. Дәүләт эшмәкәре буларак, Горбачев тиз үсә. Яшь кеше буларак, ул Кремльдәге башка карт партократлардан аерылып тора.
1985 елда илдә үзгәрешләр таләп ителә һәм аны Горбачев кына гамәлгә ашыра алачак дигән фикер алга чыга. «Үзгәртеп кору күпкә авыррак булып чыкты,—дип белдерә ул 1987 елда КПСС Үзәк комитеты пленумында. — Җәмгыятьтә җыелган проблемалар без күзаллаганга караганда тирәнрәк булды». 1985 — 86 елларда нефтькә дөнья бәяләре кискен төшә башлагач, Совет халык хуҗалыгы тиз хәлсезләнә башлый, ә Горбачев командасы моңа әзер булмый.
Горбачев ил икътисадында уңышлар казана алмады. Әмма сәяси өлкәдәге сүз иреге, ирекле сайлаулар үткәрү, күппартиялелекне тергезү — аның хезмәтләре. Горбачев Көнбатыш һәм Көнчыгыш белән килеште, корал артыннан кууны туктатты, салкын сугышны тәмамлады. Аның тырышлыгы аркасында дөнья атом-төш сугышы янавыннан котылды һәм аны күпкә артка чигерде. Михаил Сергеевич ике мәсьәләдә уңмады: беренчедән, аңа ташландык хәлдәге ил туры килсә, икенчедән, властька омтылган Борис Ельцин аңа үзенең планнарын тормышка ашырырга комачаулады.
Михаил Горбачевның вафат булуы сәбәпле Русия, Америка, Европа һәм башка илләр лидерлары кайгы уртаклашуын белдерделәр. Аларның барысы да аны дөнья тарихын үзгәрткән дәүләт эшлеклесе дип атадылар.