Дөньяда ниләр бар?
1 сентябрь 2022, 09:04

АКШ Тайваньга ракеталар сатмакчы

АКШ президенты хакимияте Тайваньга 1,1 млрд. долларга корал сатарга җыенган.

АКШ Тайваньга ракеталар сатмакчыАКШ Тайваньга ракеталар сатмакчы
АКШ Тайваньга ракеталар сатмакчы

Килешү проектына ярашлы, күп төрле кораллар арасында утрау властьларына 60 корабка атучы — 60 һәм «һава-һава» классындагы 100 ракета сатуны күзаллана икән.

            29 августта Ак йортның Хәвефсезлек советы утырышында  АКШ элеккечә Тайваньның бәйсезлеген танымаса да, аңа хәвефсезлек өлкәсендә ярдәм итүен дәвам итәчәген белдергән.

            Американың бу белдерүеннән соң, Кытайның Вашингтондагы илчелегенең рәсми вәкиле Лю Пэнъюй АКШтан Тайваньга корал сатуын кичектергесез рәвештә туктатуын таләп иткән.

            Тайвань тирәсендәге хәл-вакыйгалар АКШның Вәкилләр палатасы җитәкчесе Нэнси Пелосиның 2 августта утрауга эшлекле сәфәре кысаларында кискенләшеп китте. Бу атнаның дүшәмбесендә АКШ Тайвань бугазына идарә ителүче ракетлар белән коралланган ике хәрби корабын җибәрде. Сәясәт белгечләрен Кытайның әлеге хәл-вакыйгага күрсәткән тотанаклы, чагыштырмача тыныч мөнәсәбәте аптырашта калдырды…

Фото: rk-news.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас