

Марттан апрель аена кадәр Русиядә эшләүче япон компанияләре бер-бер артлы Русиядәге эшчәнлекләрен туктатулары турында белдергән иде. Әмма шуннан соң бу күренеш сүлпәнәйгән, июль аенда исә мондый компанияләр саны беткән. Хәтта эре компанияләр дә алдагы эшчәнлекләре турында ни дә булса белгертергә ашыкмадылар.
Тикшеренүләргә ярашлы, 21 августка кадәр 168 әйдәүче япон компанияләренең 74е Русиядә эшчәнлекләрен туктатулары турында белдергән. Шул ук вакытта 74 компаниянең алтысы Русия базарыннан киткән. 74 компаниянең 48е Русиядә финанс, экспорт һәм җитештерү эшләрен туктатуын белдергән. 19 июньнән алып япон фирмалары Русиядә алып барылган эшчәнлекләрен туктатулары хакында хәбәр итмәде.
Фото: militaryarms.ru