Дөньяда ниләр бар?
30 август 2022, 11:57

Ширбәт аенда фахишәгә чыгып качкан

Нигә өйләнде икән алайса?

smartik.rusmartik.ru
Фото:smartik.ru

Ширбәт аенда хатыны отельдә йоклаганда  фахишәгә чыгып киткән ир төрмәгә эләккән.  АКШта июльдә булган бу хәл турында Хиллсборо округы шерифы Чад Хронистер сөйләгән.

Полицейский сүзләренчә, 34 яшьлек Пол Туровский 15 июльдә өйләнгән һәм хатыны белән Тампа шәһәренә ширбәт аена килгән. Хатыны арып, йоклап киткәч, ир игълан буенча фахишәгә заказ ясый һәм күрсәтелгән адрес буенча юллана. Әмма барып җиткәч, игъланны Тампа шәһәре полициясендә эшләүче агент хатын урнаштырганлыгы ачыклана. Ирне тоткарлыйлар. “Бу никах күпме дәвам итәр икән”, – дип көлемсерә шериф Хронистер.

Биредә хокук саклау органнары апрельдән үк “фахишәләрнең рөхсәт ителмәгән хезмәтләрен сатып алырга  теләүчеләрне” тоткарлау буенча эш алып бара икән. Шул вакыттан бирле 176 кеше тоткарланган.

АКШта фахишәлекне рөхсәт итү буенча карарны штатлар хөкүмәтләре кабул итә. Бүгенгә фахишәлек хезмәтләре рәсми төстә  бары тик Невада штатында гына рөхсәт ителгән.

Бер нәрсә генә аңлашылмый. Яңа өйләнгән кеше нишләп фахишәгә бара соң ул? 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас