Дөньяда ниләр бар?
30 август 2022, 06:12

Мадагаскарга басым ясыйлар

Мадагаскар АКШ һәм Евросоюзның басым ясавына Русиягә зарланган.

Мадагаскарга басым ясыйларМадагаскарга басым ясыйлар
Мадагаскарга басым ясыйлар

Европа Союзы һәм АКШ Мадагаскардан Русия алып барган махсус операцияне тәнкыйтьләвен таләп итәләр һәм аларның карашына кушылырга чакыралар икән. Илнең чит ил министры Ришар Рандриамандрату белдерүенчә, Вашингтон белән ЕС гамәлләренә карамастан, Мадагаскар нейтраль позициядә калуын дәвам итәчәк.

Республиканың изге ниятле, Мадагаскар икътисадын үстерергә ярдәм күрсәтергә илләргә ачык булып калуын белдерә Рандриамандрату. 

Фото: traveltimes.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас