Дөньяда ниләр бар?
30 Августа 2022, 11:46

“Лотереяга акча откач, шалтыратам”

Уйнап әйткән дә бит...

joinfo.comjoinfo.com
Фото:joinfo.com

АКШның Ньюпорт-Ньюс шәһәрендә (Вирджиния штаты ) яшәүче ир хатынына лотереяда отам дип шаяртып вәгъдә иткән һәм чыннан да джекпот откан.

Чарльз Смит сөйләвенчә, күптән түгел аның хатыны  икенче штатка киткән һәм: “Лотереяга откач, шалтыратырмын”, – дигән. Берничә көннән ир чыннан да джекпот откан, әмма  хатынын моңа ышандыра алмаган. “Әлбәттә, ул мине шаярта дип уйлады”, – ди Чарльз.

Смит 227 мең доллар (13,7 миллион сум) откан.

Туганнарының туган көннәре Смитка шундый көтелмәгән уңыш китергән. Ир бу акчаны җыелган бурычларын түләргә тотынырга ниятли. “Хатыным һаман мине шаярта дип уйлый”, – ди бәхетле ир. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас