Дөньяда ниләр бар?
30 август 2022, 14:17

Джонни Депп Анджелина Джолига өйләнә

Һич аптырамагыз, кияү дә, кәләш тә – руслар.

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Санкт-Петербургта  Джонни Депп Анджелина Джоли исемле кызга өйләнә. Бу исемнәрне укып һич аптырамагыз. Егет белән кыз рәсми рәвештә исем-фамилияләрен алмаштырган: 34 яшьлек рәссам һәм дизайнер Игорь Ректор Депп  Джонни Евгеньевичка әйләнгән, аның йөргән кызы, 27 яшьлек Екатерина Кирпичникова  хәзер – Джоли Анджелина Алексеевна.

Булачак ир белән хатын шәхес үсеше буенча тренингта танышкан. 4 ел дуслашып йөргәннән соң Ректор Кирпичниковага Сарай мәйданында тәкъдим ясый. Ярәшкәннән соң яшьләр өстәмә туй креативы өчен пиар-агентлыкка мөрәҗәгать иткән. Нәк шушы агентлыкта аларга исемнәрен алмаштырырга киңәш иткәннәр.

“Хәзерге заманда кеше ничек булдыра – шулай креатив тудыра. Без икебез дә креатив, яңалыклардан курыкмыйбыз, төрле медиаларда танылу безгә кызыклы һәм бик ошый. Бүгенге көндә билгеле кеше булыр өчен талант кына җитми. Яхшы сатылырга кирәк, югыйсә синең талантың турында беркем белмәячәк. Безнең туй хакында күпләр ишетсен иде дип телибез”, – дип аңлата рус Депп.

Джонни Депп белән Анджелина Джоли туе 8 сентябрьгә планлаштырылган. Джоли иренең фамилиясен алырмы икән?

Чыганак: lenta.ru

Джонни Депп Анджелина Джолига өйләнә
Джонни Депп Анджелина Джолига өйләнә
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас