

Бразилиядә Индеецлар милли фонды хезмәткәрләре моңарчы фермерлар тар-мар иткән халыкның соңгы вәкилен үле килеш тапкан.
Ир соңгы 26 ел дәвамында илнең көнбатышындагы Рондония штаты урманнарында ялгызы көн күргән. Ул борынгыча көн күрүче, кешеләр белән аралашудан агрессив рәвештә баш тарткан, элемтәгә керми торган кабиләгә караган.
Үзе яшәгән тирәдә күптөрле өннәр (аларны җил-яңгырдан сакланыр өчен дә, җәнлекләр аулар өчен дә кулланган) казып беткәнгә күрә мәрхүмне “Человек из дыры” дип йөрткәннәр. Аның мәетендә нинди дә булса үтерү эзләре булмаган. Индеецлар милли фонды хезмәткәрләре аны 23 августта алачыгындагы гамакта яткан килеш тапкан.
Мәрхүмнең кабиләсен 1970-1980 елларда урман кисүчеләр һәм фермерлар юк итә башлаган. 1995 елда фермерлар биш кешедән торган соңгы төркемне үтергән. “Бу кешенең исемен дә, аның халкы турындагы мәгълүматны да беркем белми иде. Бу үлем белән кабилә геноциды тәмам”, – ди Survival International кабиләләр тормышы алып баручыларның хокукларын яклаучы оешма хезмәткәре Фиона Уотсон.
Милли фонд хезмәткәрләре “Человек из дыры” белән күп тапкырлар элемтәгә керергә, аның белән ничек тә булса аңлашырга тырышалар, әмма булдыра алмыйлар. Шулай да алар ир яшәгән территориядә төрле азык-төлек калдыргалаштырганнар. Күзәтүләр вакытында галимнәр ирнең кукуруз һәм папайя үстерүен, салам һәм камыштан алачыклар төзүен ачыклаган. Аның гәүдәсен ярыр өчен медикларга тапшырганнар.
Чыганак: lenta.ru