Дөньяда ниләр бар?
29 август 2022, 05:38

Поляклар күмергә чират тезелгән

Русия күмереннән баш тарткач...

103news.com103news.com
Фото:103news.com

Польшаның Люблин шәһәре янындагы Lubelski Wegiel Bogdanka  шахта тирәсендә җиңел һәм йөк машиналарыннан чират тезелгән.

Рейтер агентлыгы хәбәр итүенчә, урындагы халык быелгы кыш алдыннан хафага калган. Русиядән күмер импорты тыелгач, поляклар коммунизм заманнарын исләренә төшерергә мәҗбүр булган. Шул сәбәпле йортларын күмер белән җылытучы поляклар ягулык тупларга ашыккан.

“Акылга сыймаслык хәл. Коммунизм чорын яхшы хәтерлим. Әмма аннан да начаррак вакытларга кайтырбыз дип күз алдына да китермәгән идем”, – ди бер  пенсионер. Әйткәндәй, бу чират берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Польша үз ирке Русиядән күмереннән баш тартты. Апрельдә президент Анджей Дуда моңа кагылышлы законга кул куйды. Соңрак Польшаның элекке икътисад министры Януш Штайнхофф Русия күмерен кертүне тыю сәбәпле кышын илнең җылылык системасына өзеклекләр янаячак, дип белдерде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас