

Япониядә поезд машинисты планшетының паролен оныткан да тимер юл линиясендәге поездлар хәрәкәтендә өзеклек барлыкка килгән. Машинист Корияма станциясеннән чыккан поездны йөрткән. Кузгалып киткәч, 3 минут үтүгә ул эш планшетында поездлар расписаниесен карарга булган, әмма аны блоктан төшерә алмаган.
Планшетыннан файдалана алмагач, машинист юлдагы станцияләрдә расписаниеләрне карарга мәҗбүр булган. Һәр тукталыш саен тоткарлану вакыты арткан гына, шуңа күрә состав ахыргы Мито станциясенә барып җиткәндә 23 минутка соңга калган. Нәтиҗәдә 60 пассажир каза күргән.
Элек ничек йөргәннәр икән? Планшетлар булмаганда?
Чыганак: lenta.ru