Дөньяда ниләр бар?
29 август 2022, 07:07

Көзен дә җәйдәгечә эссе булачак

Кайда бу?

 Календарь буенча көз җитсә дә, Русиянең кайсыбер төбәкләрендә җәй дәвам итәчәк әле. Бу хакта Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерә.

“Кайсыбер төбәкләрдә җәй булачак.  Сентябрьдән Омск, Томск, Новосибирск өлкәләре, Алтай краенда, Алтай республикасында һава температурасы нормадан 7-9 градуска югарырак тәшкил итәчәк. Уралда да бик җылы булмакчы”, – ди синоптик. Аның сүзләренчә, Көнбатыш Себер төбәкләрендә, шулай ук Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә   30-32 градус тирәсе эссе булуы көтелә. Төбәкләрдәге бу һава торышын белгеч  моңарчы Русиянең үзәк өлешенә аномаль эсселек алып килүче антициклон белән аңлата.

Аннары, Русиянең көньягында да 1 сентябрьдән соң җәйнең дәвам итүе көтелә. Анда термометр баганалары 30-35 градуска кадәр күтәреләчәк. Әстерхан өлкәсендә синоптиклар 39 градускача эссе фаразлый. Ростов өлкәсендә  36 градус көтелә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас