Дөньяда ниләр бар?
26 август 2022, 11:54

Социаль үзәктән качкан үсмерләрне хәрби полигонда тапканнар

Егет белән кыз ничек Мәскәүдән Ростовка барып чыккан?

agtf.ruagtf.ru
Фото:agtf.ru

Мәскәүнең социаль-реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче 16 һәм 17 яшьлек малай белән кыз җәй башында югалалар. Социаль  үзәк педагоглары полициягә мөрәҗәгать итсә дә, ике ай дәвамында аларны таба алмыйлар. Үсмерләрне эзләүгә игълан итәләр.

Балигъ булмаганнар бу вакытта Ростовта булганнар. Алар шәһәргә “попутка”ларда барып җитеп, коммуналкада бүлмә арендалаганнар. Яшь качкыннар арытаба да шул рәвешле яшәп ятарлар иде, мөгаен. Әмма август башында алар социаль челтәрләрдә танышкан бер дус егеткә барып килергә була. Егет әлеге вакытта хәрби хезмәттә һәм аны  полигонда очратырга мөмкин булуын хәбәр итә. Үсмерләр шунда юллана. “Балалар мөһим объект тирәсендә буталалар. Аларны тиз күреп калалар. Полиция бүлегенә алып килгәч, аларны күптән эзләүләре ачыклана. Үсмерләрне социаль үзәккә кайтарганнар инде”, – дип хәбәр итәләр хокук саклау органнарында. 

Ике ай вакыт нинди акчага яшәделәр икән?!.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас