

Климат үзгәрешләре мәсьәләләре буенча белгеч Михаил Юлкин сүзләренә караганда, Русиянең Үзәк өлешендә җәй ахырында торган көчле эсселәр климатнның глобаль үзгәрешенә бәйле. Белдерүенчә,озакламый эссе көннәрне көчле давыллар алыштырачак.
Быел һава температурасының кискен үзгәрешләре бөтен дөнья буйлап күзәтелде, әмма ул барыннан бигрәк Төньяк ярымшарда ныграк сизелде. Бу күренеш озак сакланачак дигән фикердә белгеч.
Юлкин раславынча, климатның һава температурасы параметрларыннан тыш атмосферада һава массалары агымнары да үзгәрә. Циклон һәм антициклон алмашынуы хәзер башка төрле. "Җылылык гөмбәзләре" дип аталган яхшы булмаган күренешләр ешая. Җир өслегенең зур территориясен шактый зур югары басым каплый, ул исә һич кузгалмыйча, туктаусыз җылыта. Температураның югары булуы аркасында һава массасы ныграк җылына, зуррак территорияләрне үз эченә ала һәм бу антициклонны урыныннан кузгату да бик катлаулы. Киләчәктә мондый күренешләр артачак. Мондый гөмбәзләргә хас булган температура исә югарырак булачак.
Шул ук вакытта мондый күренешләргә һава торышының даими алмашынып торуы хас, дип раслый белгеч. Мәсәлән, озак торган эсселәрдән соң Европаның кайбер илләренә көчле давыллар һәм койма яңгырлар ябырыла.
Галимнәр климат үзгәрешен кар катламы һәм төче су кимүенә бәйләп аңлаталар.