

Европаның кайбер төбәкләрендә корылык тагын өч ай, ягъни 2022 елның ноябренә кадәр, дәвам итүе мөмкин. Европа Союзы үзенең докладында шулай дип белдерә.
Документка ярашлы, югары һава температурасы Урта диңгезнең көнбатыш өлешендә күзәтеләчәк. Мондый һава торышы барыннан бигрәк Португалия һәм Испаниядә торачак. Әлеге вакытта Европаның күп илләрендә корылык турында кисәтү гамәлдә. Германия, Ирландия, Люксембург, Венгрия, Бельгия һәм Франциянең бу мәсьәләдә хәлләре борчылу тудыра.
Европа комиссиясенең Берләшкән тикшеренү үзәге бәяләүләренә ярашлы, быелгы корылык соңгы 500 ел эчендә - иң көчлесе. Эсселек аркасында Европа илләре янгыннардан җәфалана. Бүгенге көнгә анда 662,8 мең гектар мәйданны ут ялмаган.
Барыннан бигрәк Испания зур каза күргән - аның 40 процент җире янган.