

Мексиканың Сан-Луис-Потоси штатында 3 яшьлек баланы җирләгән вакытта туганнары башта аның күз кабаклары селкенүен абайлаган, соңрак пульсы барлыгын да аңлаганнар.
Нәни кызның әнисе сүзләренчә, бала берничә көн элек авырган, тән температурасы күтәрелгән, коскан. Гаилә дәваханәгә мөрәҗәгать иткән, табиблар “обезвоживание” диагнозы куеп, дарулар язып өйгә кайтарып җибәргәннәр.
Берничә сәгатьтән аның хәле начарайган, ата-ана баланы янә шул дәваханәгә итлткән, әмма медиклар аны коткарып кала алмаган...
Җеназа вакытында ана кеше табутның пыяла капкачы тирләгәнен күреп кала һәм мәрхүмә кызын тын аладыр дип шикләнә, ә баланың туган тиешле апасы аның күзе ачылып-йомылуын күрә. Шулчак туганнар, табутны ачып, кыз баланың пульсы барлыгына инаналар.
Гаилә тагы шул ук дәваханәгә ашыга. Анда инде табиблар икенче тапкыр аның үлемен раслый... Штатның генераль прокуроры Хосе Луис Руис сүзләре буенча, тикшерү эше бара. Кызны ярырга тиешләр.
Чыганак: gazeta.ru