

АКШ контрольлегендә булган структуралар көн саен Сүриядән 66 мең баррель нефть чыгаралар, диелә Русия һәм Сүриянең уртак мөрәҗәгатендә. Мөрәҗәгать Русиянең АКШтагы илчелегенең “Телеграм” каналында дөнья күргән.
“Вашингтонның нефть урлау күләмнәре үзенең максимумына җитте. Шуның аркасында илдә катлаулы гуманитар хәл саклана, миллионнарча сүрияле энергетика, азык-төлек һәм су дефициты белән очраша”,—дип белдерә илчеләр. Алар раславы буенча, уртак көч белән 2 млн. 407 мең 110 сүриялене туган җирләренә кайтара алганнар.
Белдерүләргә караганда, Америка хәрбиләре Сүриядән 137 цистерна нефть ташыган. 14 августта исә алар Сүриядән Иракка 89 цистерна нефть чыгарган.