Дөньяда ниләр бар?
25 Августа 2022, 09:17

Русия туристларын Европага кертмәскә итәләрме?

Русия туристларын кертүне тыйган очракта Европа илләре 21 млрд. евро акчаларын югалтачак.

Русия туристларын Европага кертмәскә итәләрме?Русия туристларын Европага кертмәскә итәләрме?
Русия туристларын Европага кертмәскә итәләрме?

Русия туристларын кертүне тыйган очракта Европа илләре 21 млрд. евро акчаларын югалтачак. Шулай дип язып чыкты Русия Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Telegram-каналда.

         “Иң түбән бәяләүләр буенча, Европа, безнең гражданнарны кертүгә чикләр куеп, 21 млрд. евро акчасын югалтачак. Үз илләре тирәсендә тимер чаршау корып, үз ахмаклыклары һәм наданлыклары аркасында алар үз-үзләренә җәза бирәләр”,—дип белдерә Володин.

         Спикер белдерүенчә, җир шарының 80 процент халкы Русиягә каршы санкцияләрне хупламый. Ә инде, ярсып-ярсып, Русиягә каршы кара пропаганда чәчүче илләр күптән үз суверенитетларын югалтканнар. Ул бу исемлеккә Украина, Эстония, Литва, Латвия, Польша, Финляндия һәм Чехияне керткән. Федерация Советының халыкара комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Җаббаров  бу илләрнең тыюлар кертү яклы чыгыш ясауларын “кәрләләр янавы” дип атады.

         Шул ук вакытта Володин ял итәр өчен Русиянең үзендә дә  төрлелек һәм мөмкинлекләр зур, ял итәргә шартлар тудыру өчен үзебезнең ил инфраструктурасын үстерү яхшырак булачак, дип саный.

         Шушы көннәрдә Эстония премьер-министры русиялеләргә виза бирүне тыярга чакырды һәм Европага бару мөмкинлеген кеше хокукы түгел, ә өстенлеге дип атады. Ә июль ахырында Эстония чит ил эшләре министрлыгы Таллинның русиялеләргә яңа виза бирүен туктатуын белдерде һәм гомум Европа дәрәҗәсендә тыю кертү өндәмәсе белән чыкты.  Аңардан соң Латвия  виза бирүдән туктады.

 Еврокомиссия исә русиялеләргә тулысынча виза бирүне туктату мөмкин булмаган хәл, чөнки бу ЕС нормаларына каршы килә дигән фикердә. Мәскәү исә вакыйгаларның теләсә кайсы якка үсеш алуына әзер булуын белдерде. Шул ук вакытта ул Евросоюзның дошманлык гамәлләренең шуңа тәңгәл җавапсыз калмаячагын җиткерде.

Фото: tourprom.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас