Дөньяда ниләр бар?
25 август 2022, 16:58

"Квартплата”сын түләмәүчеләрнең бурычларын күршеләре түләячәк

Гаделсезлек бит бу!

zvezdagukovo.ruzvezdagukovo.ru
Фото:zvezdagukovo.ru

2023 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең бурычларын күп фатирлы йортта калган яшәүчеләр түләячәк.

РФ хөкүмәтенең 2022 елның 3 мартында дөнья күргән карарына ярашлы, алдагы елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне күп фатирды йортта яшәүче калган күршеләр арасында алар биләгән мәйданга ярашлы бүлеп чыгачаклар.  “Честно говоря” эфирында билгеләүләренчә, кем дә булса “квартплата”ларын түләмәсә, аларның бурычы  башкалар “җилкәсенә төшәчәк”.

Бу яңалык гомум исәп приборлары урнаштырылган йортларга кагыла, дип өсти белгечләр. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас