Дөньяда ниләр бар?
25 август 2022, 08:50

АКШ президенты эштән алҗыган әллә?

АКШ президенты Джо Байден, 2021 елның гынварында вазифасын үти башлаганнан алып, 228 көн ял иткән.

АКШ президенты эштән алҗыган әллә?АКШ президенты эштән алҗыган әллә?
АКШ президенты эштән алҗыган әллә?

Быел исә ул 93 көн ял итеп өлгергән.

        Бу хәл АКШның республикачылар партиясенең ачуына аеруча тигән.  Алар Ак йорт хуҗасын шулкадәр ял иткәне өчен кискен тәнкыйть утына тотканнар. “Америкалылар, тарихи инфляция, газга югары бәяләр аркасында җәйге ялларын алыштырырга мәҗбүр булганда, Байден август аеның буеннан-буена ял итеп ята”, дигән белдерү пәйда булган республикачылар партиясе комитеты сайтында. Партиянең милли комитеты АКШ президентын “үзе тудырган кризисларга игътибарын тупларга” чакырган.

        Моңа кадәр Американың дөньякүләм билгеле “Нью-Йорк Таймс” гәзите Байденның аңа кадәр ил белән җитәкчелек иткән лидерларга караганда күбрәк ял итүен хәбәр иткән булган.  Аерып әйткәндә, 19 ай эчендә ул үзенең Делавэрдагы резиденциясендә 150 көн үткәргән. Шул ук вакытта, АКШның элеккеге лидеры Дональд Трамп анда 132 көн булса, Барак Обама — 38, ә кече Джордж Буш 100 көн ял иткән.

         “Найп” басмасы исә Джо Байденның җәйге ялын Көньяк Каролинада 20 миллион доллар күләмендә бәяләнгән зиннәтле сарайда үткәрүен хәбәр иткән булган.

Быел 20 ноябрьдә Байденга 80 яшь тула. Өлкән яшьтәге кеше өчен ил белән җитәкчелек итү шактый катлаулыдыр инде...

Фото: smotrim.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас