

Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд Мәскәүдә көек исе кайчан басылачагын фаразлады. Аның сүзләре буенча, башкалада җил пәнҗешәмбедән алып җомга төненә (25 августтан алып 26сына) карый юнәлешен үзгәртәчәк. Бу Рязань өлкәсендәге урман янгыннары сәбәпле таралган көек исен киметәчәк.
“Әлегә кадәр һавада зарарлы матдәләр концентрациясе нормадан артканы булмады. Әйе, ис комачаулый, әлбәттә, әмма 2010 ел белән (анда һавада рөхсәт ителгән зарарлы матдәләр күләме нормадан дистәләрчә арткан иде) чагыштырырлык түгел”, – ди белгеч.
Көннәр бик эссе тору сәбәпле Вильфанд Мәскәүдә бу көннәрдә хәлләр катлауланачак дип кисәтте. Синоптик сүзләренчә, җомгага кадәр башкалада 33 градус эссе булачак, җомга һәм шимбә көннәрендә көн бераз сүреләчәк. Һава температурасы 29 градуска кадәр “кимеп”, ахырда янә 30 градуска җитәчәк. Алдагы атнада да Мәскәүдә эссе булачак.
Мәскәүдә генә түгел, Башкортстанда да бик эссе. Ким дигәндә июль урталарыннан бирле республиканың күпчелек районнары бер тамчы яңгыр күргәне юк. Урып-җыю эшләренә мондый һава торышы бик уңайлы, әлбәттә, әмма уҗымнар өчен ул һәлакәткә тиң...
Чыганак: Moslenta.ru