

Һиндстанның Тамилнад штатында яшәүче хатын сөяркәсе белән бергә ирен үтерер өчен өч киллер яллаган. Әмма киллерлар, корбанны эчереп, берничә кап кетчуп ярдәмендә үтерүне башкаргандай итеп фото җибәргәннәр һәм тотылганнар.
Бу вакыйга беркатлы фильмга охшаган.
Анупаллави исемле хатын Навин Кумар атлы такси водителендә кияүдә булган. Аларның ике баласы булган. Хатын бер эшкуар белән типтерә башлаган һәм иреннән котылырга теләгән.
Сөяркәләр өч киллер яллаган. Алар үтерү өчен 90 мең рупий аванс (67,3 мең сум) түләгән. Заказ башкарылгач, тагын 110 мең рупий (82,3 мең сум) түләргә вәгъдә биргәннәр.
Башкаручылар планына ярашлы, алар Навин йөртәсе такси чакыртырга тиеш булган. Соңрак аны урларга һәм үтерергә ниятләгәннәр. Әмма “үтерүчеләр”нең моңа кыюлыгы җитмәгән. Таксистны эчереп, янәсе дә үтерүне башкарганны дәлилләп, Навин өстенә кетчуп коеп, фотога төшереп, хатыны белән сөяркәсенә җибәргәннәр. Таксистны машинадан төшереп калдырып, качканнар.
Анупаллавиның сөяркәсе, бу фотоны күреп, көндәше исән булуын аңлаган һәм үтерергә маташуда гаепләрләр дип, үзенә кул салган...
Навин исә, полициягә барып хәл-вакыйгаларны сөйләп биргән.
Анупаллави һәм аның сөяркәсенең телефоннарын тикшергәч, полицейскийлар хатынның әнисенең дә киллерлар яллауга катнашлыгы булуын ачыклаган. Алар хатынны, аның әнисен һәм “киллер”ларны тоткарлаган. Навин исә хатынына җәза кулланмауларын үтенгән, чөнки ул аны гафу иткән...
Мәхәббәте көчле булган, күрәсең...
Чыганак: lenta.ru