Дөньяда ниләр бар?
23 август 2022, 17:06

Табиб-невролог берьюлы 20 кешене кабул иткән

Мондый хәл Русиядә гына булырга мөмкиндер...

gazeta.rugazeta.ru
Фото:gazeta.ru

Якутскида 3  санлы шәһәр поликлиникасында эшләүче табиб-невролог  үзенең кабинетында берьюлы 20 пациентка  медицина тикшерүе сеансы үткәргән. Видеоны Baza үзенең Телеграм-каналында бастырган.

Кадрлардан күренүенчә,  медик кабинеттагы пациентларга башта кулларын як-якка сузарга, соңыннан бармак белән танау очына кагылырга тәкъдим итә. Табиб регламент буенча эшли-эшләвен, әмма һәркем белән аерым түгел.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында табибның гадәти булмаган кабул итүен тасвирлаган видео белән танышканнар һәм поликлиникада эчке тикшерү оештырганнар.

Видеоны карагач, безнең балачакта даны киң таралган Кашпировский искә төшеп киттте. Зур-зур залларда җыелучылар да бит аны тыңлап,  ул кушканча  эшлиләр  иде...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас