Дөньяда ниләр бар?
23 август 2022, 06:33

Сөйгәненә тәкъдим ясаганда егет егылган... (видео)

Нәрсә булган?

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Эстониянең Таллин шәһәрендә узган Ironman спорт ярышында катнашучы финишка килеп җиткәч сөйгәненә тәкъдим ясарга уйлаган. Әмма кинәт көзән җыеру сәбәпле, егылган.

Испаниядә яшәүче Кристиан Мориатьель, триатлон буенча ярышлар тәмамлангач, сөйгән кызына тәкъдим ясамакчы булган. Ир 40-44 яшьлекләр категориясендә финишка  алтынчы булып килә. Маршрутны ул 9 сәгать ярым вакыт эчендә үтә.

Финиш сызыгында спортчы сөйгәне алдында бер тезенә таяна  һәм аңа йөзек сузарга тели, әмма нәкъ шушы мизгелдә аны көзән җыера башлый һәм ул, авыртуга чыдый алмыйча, егыла. Аңа ярдәмгә башка спортчылар килә: Мориатьельның аякларына массаж ясый башлыйлар. Аңа торырга булышалар һәм икенче тапкырдан ул сөйгәненнән кияүгә чыгарга ризамы дип сорый ала. Кыз ризалык белән җавап бирә. 

Вакыйганың видеосын караучылар арасында «Бәлки, Ходай Тәгалә шул рәвешле аңа: “Юк! Тукта!” – дип әйтергә телидер» – диючеләр дә булган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас