Дөньяда ниләр бар?
23 Августа 2022, 06:02

Марафон вакытында йөгерүче бүрене очраткан

pxhere.compxhere.com
Фото:pxhere.com

Түбән Новгородта далада йөгергән вакытта спортчы Андрей Василенкога бүре очраган. Бу вакытта йөгерүче Эльтон күленнән Волжский шәһәренә кадәр дәвам иткән  Ultra 100 марафоны кысаларында  дистанциянең яртысына җиткән булган. Бүре тәүдә спортчыдан 10 метр тирәсе ераклыкта юлда торган, аннары куаклар арасына кергән, беркая китмәгән, киресенчә, аны күзәткән.

Спортчы махсус хезмәт чакыртмакчы була, әмма элемтә булмау сәбәпле, бу килеп чыкмый. Ул артына борылмыйча акрынлап кире чигенергә уйлый. Күпмедер вакыттан соң Василенко коткаручыларга шалтырата ала.

Ярдәм килүен ир 40 минут көткән. Спортчы шул вакыт дәвамында бүренең юл кырыенда торуын күргән. Василенко ара-тирә ерткычка, бәлки, куркып качар дип,  фонарь белән дә яктырткан.

“Паникага бирелмәдем. Шулай да курыктым. Ерткыч – ерткыч бит инде. Кем белә, бәлки, ул мине көтүдәге иң артта калган хәлсез дип күргәндер. Җитмәсә, марафонда катнашучылар арасында мин иң бәләкәе”, – ди Василенко.

Спортчы бу хәл марафонга тап төшерергә тиеш түгел, ди. Трасса кыргый даладан узгач, чарада катнашучылар  төрле көтелмәгән вакыйгаларга әзер булырга тиеш дип саный ул. Алдагы марафоннарда тагы катнашачакмын, ди Василенко.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас