Дөньяда ниләр бар?
23 август 2022, 17:44

Ашыгыч ярдәм диспетчеры 9 яшьлек малайга медиклар җибәрүдән баш тарткан

Менә, җәмәгать. Өлкәннәр тарафыннан тутырылган “согласие” кәгазе булмаса, балаңа ярдәм дә итмәсләр.

karavantver.rukaravantver.ru
Фото:karavantver.ru

Чиләбе өлкәсенең Миасс  шәһәрендә  ашыгыч ярдәм диспетчеры аллергиядән җәфаланган 9 яшьлек малайга бригада җибәрүдән баш тарткан. Бу хакта  балага ярдәм итәргә тырышкан узгынчы хатын сөйләгән.

Хатын сөйләвенчә, ул урамнан китеп барганда беренче кат балконында утырган малайның кычкыруын ишеткән. Аның сүзләренчә, малай кинәт тончыга башлаган һәм хатыннан табибларны чакыртуын үтенгән.

“Малай әти-әниләре эштә икәнлеген, аларга шалтырата алмавын  әйтте. Аңлавымча, кулындагы телефонын ул, буыла башлагач, төшереп җибәргән”, – ди хатын.

Бала гомере өчен курыккан хатын тиз арада “112” номерына шалтырата. Диспетчер аңа медиклар бригадасын көтеп торырга куша. Әмма бераздан диспетчер хатынга шалтырата һәм малайның әти-әнисенең ризалыгыннан башка табиблар аны карый алмый дип аңлата.

Тәмам гаҗиз булган хатын, аптырап, малайның күршеләренә  мөрәҗәгать итә. Алар малайның әнисенә шалтырата.  Бәхеткә, аны коткарып калганнар.  

Өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгында исә ашыгыч ярдәм ахырда чакыру буенча килгән дип ышандыралар, әмма балага табибларны никадәр көтәргә туры килүен әйтмиләр. 

Менә, җәмәгать. Өлкәннәр тарафыннан тутырылган “согласие” кәгазе булмаса, балаңа ярдәм дә итмәсләр. “Без бумажки ты букашка” диюләре хак булып чыга бит...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас