Дөньяда ниләр бар?
22 август 2022, 07:36

Урта Азиядәге иң зур мәчет ачылды

Казахстанның элеккеге президенты Нурсолтан Назарбаев Нур-Солтан каласында иң зур мәчетне ачу тантанасында катнашкан.

Урта Азиядәге иң зур мәчет ачылдыУрта Азиядәге иң зур мәчет ачылды
Урта Азиядәге иң зур мәчет ачылды

Мәчеткә нигез 2019 елда  Нурсолтан Назарбаев инициативасы буенча салынган.

Әлеге мәчет – Казахстанда гына түгел, Урта Азиядә иң зурысы. Төп гөмбәзенең биеклеге – 90, манараларыныкы – 130 метр. Мәчет бер үк вакытта 235 мең кешене сыйдыра ала – ул сыйдырышлылыгы буенча дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсеннән санала.

Искә төшерик: быел гыйнварда Казахстанда, ягулык бәяләре артуы сәбәпле, зур протестлар булды. Кыска вакыт эчендә таләпләр сәясигә әверелде: манифестка чыгучылар Назарбаевның сәясәттән китүен таләп иттеләр. Нәтиҗәдә илнең элеккеге президенты берничә вазифасыннан мәхрүм ителде, илнең яңа конституциясеннән аның турында искә алынган урыннарны алып ташладылар.

Фото: YouTube

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас