Дөньяда ниләр бар?
22 август 2022, 18:03

Танышларыгыз арасында эш эзләүчеләр юкмы?

Япониягә яшьләрне эчәргә өйрәтүче кеше кирәк. 

Танышларыгыз арасында эш эзләүчеләр юкмы?Танышларыгыз арасында эш эзләүчеләр юкмы?
Танышларыгыз арасында эш эзләүчеләр юкмы?

Без яшьләрне эчкелек коткысына бирелә күрмәсеннәр дип тырышабыз, ә Япония, киресенчә, халкын ничек эчерергә белми.

Яшьләре хәмергә тартылсын өчен анда төрле чаралар үткәрәләр. Яшьләрне алкоголь куллануга өндәүче төрле ысуллар уйлап табу турында конкурс та игълан иткәннәр.

Бер генә сорау туа - ни өчен шулай итәләр? Баксаң, бу илнең алкоголь сатудан кергән керемнәре нык кимегән икән, коронавирус чорында бөтенләй эчүче булмаган, ди. Хәзер шуның өчен Япония икътисады аска тәгәри башлаган, имеш. 

Фото: sakhalinmedia.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас