Дөньяда ниләр бар?
22 август 2022, 12:23

Радий Хәбиров 4 көн отпуск алган

Ул вакыт эчендә нәрсә өлгереп була инде?

Радий Хәбировның аккаунтыннан.Радий Хәбировның аккаунтыннан.
Фото:Радий Хәбировның аккаунтыннан.

Радий Хәбиров  4 көнлек отпуск алган һәм аны Үзбәкстанда үткәрә. БР Башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төбәк җитәкчесе Сәмәрканд һәм Бохараның туристик потенциалы белән таныша.

Моңа кадәр Радий Хәбиров Үзбәкстанга эш сәфәре вакытында  аның гүзәллегенә сокланган иде инде.

“Үзбәкстан искитмәле матур. Монда сокланырлык нәрсәләр күп – республика башкаласы Ташкент тормышымы,  аның туристик йөзек кашлары – Сәмәрканд, Бохара, Хива, Фирганә үзәннәре һәм мин әле инвесторлар белән очрашкан Наманган шәһәре булсынмы. Мәсәлән, Наманган өлкәсендә генә 27 тарихи объкт һәм изге урыннар бар. Мәдрәсәләр, мәчетләр, мавзолейлар...Бу чәчәк атучы мул төбәк, аеруча язын һәм көзен, яшелчә-җимешләр күпләп өлгергәндә. Башкортстан туристлары да аны үзләре өчен ачуын телим”, – дигән Башкортстан Башлыгы.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас