

Америкада яшәүче бодибилдер Фернандо Торрака көненә 100 йомырка ашый. Аның махсус диетасы турында АКШ басмалары язып чыккан.
Торрака фикеренчә, ул “тиз эшкәртелгәнгә күрә” йомырка ашый. Нәкъ шуңа ул көн дәвамында йомырка ашап кына тора икән.
Кайчагында ир рационына тавык ите яисә балык кертә икән, әмма спортчы сүзләренчә, бу ризыклардан аның хәле начарая. “Тавык итеннән эчем кабара. Газлардан җәфаланам. Бу вакытта минем эчем 6 айлык авырлы хатыннар корсагына охшый. Миңа ошамый”, – дип сөйли Торрака.
Бодибилдер йомырканың агына өстенлек бирә, чөнки сарысы артык майлы, имеш. Ул гадәттә 100 йомырка агын аерып ала һәм 5 тапкыр ашаганда нибары бер-ике йомырканың гына сарысын кушып кыздыра, чеметем Һималай тозы сибә. Ир әйтүенчә, нәкъ шушы тоз эч кабаруны булдырмый кала.
Торрака үезенең гәүдәсен фотога төшереп, Тик-Токтагы подписчиклары белән уртаклаша һәм аларны сәламәт яшәргә чакыра. Спортчы тормышын ярты миллион кеше күзәтә.
Әмма спортчының гадәти булмаган диетасын бар да хупламый икән. Күпләр Торраканы ризыкка сакчыл булмаган мөнәсәбәттә гаепли. Йомырка сарыларын ташларга түгел, бәлки, мохтаҗларга бирергә кирәктер, диләр подписчиклары. Спортчы исә йомырка сарыларында бактерияләр барлыкка килер дип аклана икән.
Чыганак: lenta.ru