

Әгәр бу хәбәрне ишетмәгән булсагыз, башта монда кереп укыгыз.
Нәргизә Айтматовага 36 яшь. Әле аны 2 айга СИЗОга озатканнар, ә ире улын үзенә алырга җыена, ди.
Баласын саткан өчен бу "әни"не 10 елга кадәр төрмә көтә. Айтматовның фикере шул ук калган - янәсе, еракта яшәүче әнисе һәм абыйсы инвалидлар, аларга җибәрү өчен акча кирәк булган.
Нәргизәне кулга алганнан соң ире Жомарт: "Әгәр сатарга уйлаганын белгән булсам, мин аның башына тондырган булыр идем, - дигән.
Жомарт һәм Нәргизә гаиләсендә алты бала тәрбияләнә, тик аларның берсе генә уртак икән. Ә бу 7 яшьлек малай
иң өлкәне, ди..