

Уфалы Евгений Байбулатов сөйгәне белән өйләнешү өчен Казанга 600 чакрымга якын велосипедта барып, туена соңга калган.
Егет «Динамо» футбол мәктәбендә тренер булып эшли, ә велосипедта йөрү – яраткан шөгыле икән. "Без Арина белән инде 8 ел очрашабыз, һәм, ниһаять, мөнәсәбәтләрне законлаштырырга булдык. Тик шунысы бераз кәефне төшерде - туй көнебезгә барып өлгерә алмадым, - дигән ул. - Ләкин мәхәббәтемне исбат итеп, бу араны мин тик аның өчен генә үттем, - дип уртаклашкан Евгений.
Егет сөйгәне янына 7 көн һәм 6 төн барып, 583 чакрым юл үткән. Трасса буйлап хәрәкәт итеп, башта Яр Чаллыга, аннары Казанга юл тоткан.
Аның бөтен юлына 6000 сумга якын акчасы киткән: күбесенчә ашауга туздырган, бер кабат кына Евгений 400 сумга хостелда кунып чыккан. Калган көннәрдә палаткада ял иткән.