Дөньяда ниләр бар?
19 август 2022, 13:54

Малаеның башындагы бетләрен дихлофос белән бетермәкче булган

Соң педикулез белән көрәшүдә зарарсыз препаратлар күп бит хәзер!

parazitdoma.ruparazitdoma.ru
Фото:parazitdoma.ru

Юграда яшәүче хатын малаеның башындагы бетләрен дихлофос ярдәмендә бетермәкче булган һәм аның баш тиресен яндырган.

Педикулезны шулай дәвалау ысулын аңа танышлары киңәш иткән. Бу хакта Сургут районы хакимиятенең балигъ булмаганнарның хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Инна Черепанова хәбәр итә.

Черепанова сүзләре буенча, ана кеше процедураны мунчада үткәргән: ул малайның башына  бетләрне бетерүче махсус сыекча буяган, аннары дихлофос сипкән һәм башын полиэтилен капчык белән каплаган.

Нәтиҗәдә химик препаратлар йогынтысында малайның башы пешкән. Улы белән ана кешегә психологик ярдәм күрсәткәннәр, дип яза Черепанова.

Педикулез белән көрәшүдә нинди генә зарарсыз препаратлар юк хәзер! Элек аны авылда керосин белән бетергәннәр-бетерүен. Әмма бүгенге көндә шундый ысуллар кулланмасалар инде...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас