Дөньяда ниләр бар?
19 август 2022, 16:31

Хәвефле нектариннар партиясен ачыклаганнар

Без дә шуны ашадык микән?

pro-dachnikov.compro-dachnikov.com
Фото:pro-dachnikov.com

Республикага Үзбәкстаннан хәвефле  бөҗәк белән зарарланган җимешләр кертергә маташканнар. Бу хакта Россельхознадзорда хәбәр итәләр.

Белгечләр нектариннар тулы фураны тикшергән. Җимешләрдә зарарлану билгеләре күргәч, алар нектарин өлгеләрен лабораториягә җибәргән. Нектарин җимешләрендә лаборатория белгечләре үрчергә сәләтле Калифорния щитовкасын ачыклаган, моны энтомологик экспертиза да раслаган.

Ведомствода бу бөҗәкнең бары тик үсентеләр белән таралуын билгелиләр, шуңа нектариннарны юк итмәгәннәр,  сатуга чыгарганнар. Димәк, аларны ашарга ярый булып чыга? Нәрсәсе хәвефле соң алай булгач...

Чыганак: gorobzor.ru

Читайте нас