

Атап әйткәндә, Кабул ел ахырына кадәр бер млн. тонна бензин һәм бер млн. тонна дизель ягулыгы сатып алмакчы. "Әфганстан гомер буена Русиягә зур күләмнәрдә йөзем озатты. Без Русиягә йөзләрчә тонна бу продукцияне озата алабыз. Мәсәлән, хәзер дару үләннәренә бәяләр кыйммәт тора, Русиягә исә медицина өчен мондый чимал кирәк. Без аларны бартер сәүдәдә файдалана алабыз",- дигән Әфганстан сәнәгать һәм сәүдә министры Нуретдин Азизи.
Министр әфган делегациясе белән 14-21 августта Русиядә эшлекле сәфәр кыла.