

Ливанда умартачы Джони Абу Рджейли йөзендә йөзләгән бал кортлары йөргән видеоязма бастырган.
ТикТоктагы видео кадрларында умартачының битенә күче белән бал кортларын утыртуы, аларны канәгатьлек хисе белән тотып каравы күренә. Гадәти булмаган видеоларында JAR Honey бал җитештерү компаниясенә нигез салган ир бал кортларының файдасы һәм аларның популяциясен саклауның никадәр мөһим икәнлеген сөйли.
“Безнең миссиябез – Ливан чикләреннән тыш бал җитештерүче бал кортлары популяциясен киңәйтү һәм аларга яшәр өчен мөмкин кадәр сәламәтрәк һәм хевефсезрәк тормыш тәэмин итү. Без пестицидларга, фунгицидларга, токсик калдыкларга һәм климат үзгәрүенә каршы эшлибез”, – ди Рджейли.
Чыганак: lenta.ru