

Бүген килеп тырышуларының бушка китүен үзләре дә төшенә башладылар шикелле. Әнә БМО да, хуплаучы илләр саны аз булуыннан куркып, Русиягә карата яңа санкцияләр тәкъдим итми. Бу хакта “Рейтер” халыкара мәгълүмат агентлыгы белдерә.
“Кайбер очракта көнбатыш илләре, хуплаучылар булмаудан куркып, конкрет адымнар ясаудан баш тарталар. Чөнки тавыш биргәндә икеләнүче илләр санының артуы Мәскәүгә каршы ачыктан-ачык чыгыш ясарга теләмәүне күрсәтә”,- дип язган “Рейтер”, илчеләр һәм сәяси күзәтүчеләр фикеренә сылтанып.
Июньдә Евросоюз Русиядә кеше хокукларын бозуларны тикшерү өчен БМО экспертын билгеләү планын тикшергән булган. Әмма БМОның Женевадагы 47 кешедән торган кеше хокуклары буенча советы әгъзаларының яртысы диярлек каршы чыгыш ясау мөмкин дип хәвефләнеп, бу идеяны хупламаган.
“Рейтер” көнбатыш дипломатларының Русияне изоляциядә калдыру барып чыкмавы турындагы фикерләрен дә мисалга китергән. БМОда Бәйсез халыкара кризис төркеме директоры Ричард Гоуэн Русиягә җәза бирүнең яңа ысулларын уйлап табуда читенлекләр тууын белдергән. 16 августта исә Кытай чит ил эшләре министрлыгы дөньяның күпчелек илләренең Русиягә каршы санкцияләр кертмәвен ачыктан-ачык әйтте.