

Бу исә дөньякүләмендә уңыш җыеп алуга зур куркыныч тудыра. Бу хакта Халыкара минераль ашламалар җитештерүчеләр ассоциациясе (IFA) белдерә.
Фермерлар, газ бәясе кыйммәтләнүе һәм сатып алуларны чикләү аркасында, туфракны тукландыру матдәләрен элеккеге күләмнәрдә куллана алмаячак. Алдагы сезонда ашламалар куллану 7 процентка кадәр кимиячәк. Бу 2008 елдан алып иң зур кимү булачак.
Халыкара мәгълүматлар шулай ук газның кискен кыйммәтләнүе сәбәпле азот ашламалары җитештерүнең чирек өлешкә кимүен раслый. Шушы ук сәбәп аркасында июльдә Европаның ун заводында ашлама җитештерү туктап калган.
Бүген Европага аммиакны җитештерүгә караганда, чит илдән сатып алу отышлырак икән. Европа үзе елына 20 млн. тонна аммиак җитештерә. Кризис йогынтысын йомшарту өчен үзләренә өстәмә рәвештә аена 200 мең тонна сатып алырга туры киләчәк.
БМОның Африка өчен икътисади комиссиясе дөньяда ашламаларга бәйле яңа азык-төлек кризисы тумагае дигән шиген белдерә.