Дөньяда ниләр бар?
18 Августа 2022, 09:40

Куркыныч фаразлар

Соңгы вакытларда атом-төш конфликты турында фикерләр торган саен ешрак яңгырый. 

Куркыныч фаразларКуркыныч фаразлар
Куркыныч фаразлар

Мәсәлән, БМОның генераль секретаре Антониу Гутерриш, моңа кадәр башка  сыймаслык булган атом-төш конфликты ихтимал хәлләр рәтенә яңадан кайтты дип белдерде.

         Бүген бөтен дөнья буенча арсеналларда 13 мең берәмлек атом-төш коралы санала. Димәк, хәвеф таралу куркынычы арта һәм аны кире кагу киртәләре йомшарганнан-йомшара бара.

         АКШның бүгенге җитәкчелеге, дөньяны Русия белән атом-төш сугышына җәлеп итеп, хәл-вакыйгаларга кире йогынтысын ясый, дип белдерде Виргиния штатының элеккеге сенатары Ричард Блэк.  Америка, яңа кораллар озатып, Украинадагы конфликтка ут өстәвен дәвам итәчәк һәм НАТО белән АКШны күпме украинның һәлак булу мәсьәләсе борчымый, ди ул.

         Кушма Штатлар гадәттән тыш хәлләрдә генә үзенең атом-төш арсеналын куллану ихтималын караячак, дип саный АКШның дәүләт секретаре Энтони Блинкен. Үз чиратында Русиянең АКШтагы илчелеге Вашингтонны атом-төш сугышы ихтималын көчәйтүдә гаепләде.

         Аллаһы Тәгалә сакласын, атом коралы афәтен күрергә язмасын. Әнә АКШның Ратгеркс университеты галимнәре атом-төш низагы туа-нитә калса, аның ахыры ни белән тәмамланачагын тикшергәннәр. Алар тикшеренү кысаларында, шәһәрләргә һәм сәнәгать үзәкләренә атом бомбаларын ташлау тәҗрибәсен үткәргән. Галимнәр бәяләвенчә, бу очракта утлы давыллар кубачак, атмосфера сөрем кисәкчәләре белән пычраначак. Бу климат үзгәрүенә, шулай ук Җир шарында азык запасларының ныклап кимүенә китерәчәк. Аларның фаразларына ярашлы, дөньяның башка төбәкләренә караганда, атом-төш афәтеннән Австралия, Яңа Зеландия, Аргентина азрак каза күрәчәк. Шул ук вакытта Яңа Зеландия белән Австралия, азык җитмәү сәбәпле, Азия һәм башка дәүләтләрдән агылган качаклар агымыннан җәфа чигә башлаячак. Бу вариант — зур атом-төш конфликты булган очракта.

          Һиндстан белән Пакистан, Русия белән АКШ арасында сугыш вариантлары да тикшерелгән. Һиндстан белән Пакистан арасында атом-төш конфликты туган очракта, азык-төлек җитештерүе 5 елдан соң 7 %ка төшәчәк. Ә менә Русия белән АКШ арасында атом сугышы очрагында 3 — 4 ел эчендә 90 %ка төшәчәк. 5 миллиардка якын кеше һәлак булачак. Җир йөзендә яшәүче 75 % халык ике елга сузылган коточкыч ачлыкка дучар булачак.

         Бу фаразлар фаразларда гына калсын инде...

Фото: cont.ws

           

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас