Дөньяда ниләр бар?
18 август 2022, 16:25

11 көн дәвамында бер тәгам ризыксыз 162 км үткән

Ә сез шулай булдыра алыр идегезме?

vsegda-pomnim.comvsegda-pomnim.com
Фото:vsegda-pomnim.com

46 яшьлек француз сәяхәтчесе Мауммер Йилмаз 11 көн ризыксыз көн күргән. Бу вакыт эчендә ул  Монблан тавы буйлап төрле биеклекләрдән (биеклекләр аермасы 10 мең метр тәшкил иткән) 162 км юл үткән. Ир походка рюкзаксыз чыккан. Кесәләренә су белән шешә, дождевик һәм кечкенә спальник тыккан. Ул аңлы рәвештә үзе белән ашарга алмаган, юлда таулы чишмәләрдән су эчкән.

“Искитмәле табигать хозурлыгына сокланып атлап бару, чишмәләрдән су эчү, таулы саф һава сулау бик рәхәт булды”, – ди сәяхәтче.

Әмма Йилмаз башкаларга мондый экспериментлар куярга киңәш итми. Ир сүзләренчә, походта аңа  энергия җитмәгән һәм ул үтә дә авыр рюкзак асып бу маршрутны тулысынча үтә алмас иде.

“Мин хәзер ни өчен моңарчы беркем дә шундый эксперимент куеп карамаганын аңладым. Ач йөрү бик авыр булды”, – ди Йилмаз. Шул ук вакытта сәяхәтче кешеләрне көненә ким дигәндә ярты сәгать җәяү йөрергә чакыра.

Поход вакытында Йилмаз белән режиссёр һәм дусты Милан Бильманн  озата йөргән. Ирләр сәяхәтләре турында документаль фильм әзерли.  

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас