

Бельгиядә 41 яшьлек ир руль артында йоклап киткән һәм уянмыйча 25 километр юл узган.
Бу хәл 14 августта Лювен шәһәренә барышлый булган. Шаһитлар сүзләренчә, машина даими тизлектә полосадан уңга-сулга боргаланып китеп барган. Йоклап китеп барган водитель турында махсус хезмәтләргә һәм полициягә хәбәр иткәннәр.
Машинаны туктата алган полиция хезмәткәрләре водительнең шул гомер йокыдан уянмавын күргәннәр. Медицина тикшерүе аның каза күрмәвен ачыклаган.
Полициядә бары тик машинаның “автомат” булуы аркасында гына аварияне булдырмадык, диләр. Машина билгеләнгән курстан читкә тайпылмыйча полосада бер кысада хәрәкәт итә торган система белән җиһазландырылган булган. Круиз-контроль дә даими тизлекне “тотып” торган.
Чыганак: bashinform.ru