

Бөекбританиянең Сомерсет графлыгында яшәүче 87 яшьлек хатын 47 яшьлек ире белән 17 ел гомер бергә яшәүләрен билгеләп, бәхетле гаилә сере белән уртаклашкан. 40 яшь аермалары булган ир белән хатынның мәхәббәт тарихын Daily Mail басмасы язып чыккан.
Эдна белән Саймон Мартин беренче тапкыр 18 ел элек концертта очрашкан. Ир белән хатын сүзләренчә, беренче караштан ук аларда мәхәббәт очкыннары кабынган. Сөйгәненнән икеләтә диярлек кече булуы Саймонны һич гаҗәпләндермәгән. “Кешенең яше – ул күңел халәте. Әгәр сез үзегезне карт итеп тоясыз икән, димәк сез чыннан да карт”, – дип аңлата ир.
2005 елның 8 июлендә ир белән хатын туй үткәрә. Саймонның гаиләсенә аның хатыны үзеннән шактый өлкән булуына күнегер өчен берникадәр вакыт таләп ителә. Әмма аның никадәр бәхетле булуын күргәч, егетнең әти-әнисе аларның яшь аермасына игътибар итми башлаган.
Эднаның балалары һәм оныклары аның өчен бик сөенгән. “Мин һәрчак әниемне кияүгә бирергә хыялландым, һәм менә ул көн килеп җитте”, – дигән Эднаның улы туй тантанасында.
17 ел бергә гомер кичерүләренә Эдна иренә беләзек бүләк иткән, Саймон аңа – алка.
“Дусларыбыз һәрчак безнең өчен шат булды, әлбәттә, сәерсенеп тә карыйлар, әмма без ул карашларны күрмәмешкә салышабыз. Мәхәббәт мәхәббәт инде ул, яратканда кеше сүзенә игътибар итәргә кирәкми”, – ди Саймон.
Менә ичмасам мәхәббәт!
Чыганак: lenta.ru