Дөньяда ниләр бар?
17 август 2022, 14:17

Атларны "штрафстоянка"га япканнар

Ә сез нәрсә, анда машиналар гына тора дип уйлаган идегезме?

t.me/EvgenyGrigorevt.me/EvgenyGrigorev
Фото:t.me/EvgenyGrigorev

Якутск шәһәрендә 60 атның «штрафстоянка»да торуы хакында шәһәр мэры Евгений Григорьев үзенең Телеграм-каналында  яза.

«Бүгенге көндә «штрафстоянкада» алтмыштан артык ат бар. Алар шәһәрдән  чыгарылган. Планеркада атларны тоту һәм асрау өчен чыгымнарны каплау күләмен арттырырга йөкләмә бирдем. Бу – зур эш», – дип яза ул.

Ул ат хуҗаларына хайваннарны шәһәр чикләрендә иреккә чыгару катгый тыелуын искәртте. Чөнки бу – шәһәр халкына куркыныч тудыра, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас