Дөньяда ниләр бар?
17 август 2022, 14:24

56 ел бергә бәхетле яшәгән гаилә пары бер көнне үлгән

Күпләр бу хакта хыяллана...

zainsk-inform.ruzainsk-inform.ru
Фото:zainsk-inform.ru

Татарстанның Зәй районында яшәүче ир белән хатын 56 ел бергә гомер иткәннәр һәм 9 августта икесе дә вафат булган. 

75 яшьлек Владимир Васильевич Лобков хастаханәдә үлә. Моңа кадәр берничә сәгать алданрак табиблар аның хатыны Нина Дмитриевна вафат булуын раслый.

Владимир Васильевич өйдә хатыны да үлүен белмичә китә. Аның соңгы сүзләре хәләл җефете исеме – «Нина, Ниночка» булган.

Нина Дмитриевна иреннән бераз гына олырак була, ул башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Владимир Васильевич эретеп ябыштыручы була. Аларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары бар.

Туганнары һәм якыннары сүзләренчә, алар бик яратышып, тату яшәгән.

Чыганак: "Новости Заинска"

Читайте нас