Дөньяда ниләр бар?
16 август 2022, 07:19

Кабартылган иреннәре коточкыч шешкән

Куркып качарлык булган бу...

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Чит ил блогеры Изабелл Скил филлерлар ярдәмендә кабартылган иреннәренә кояшта кызыныр өчен крем буярга оныткан. Нәтиҗәдә хатынның иреннәре коточкыч шешкән. Бу хакта ул үзенең Тик-Ток (Русиядә тыелган) аккаунтындагы роликта күрсәткән.

Яшь хатын йөз-кыяфәтен “яхшырткач”, Испаниягә ял итәргә баруын сөйли. Әмма җәйге ялдан көткән өметләр һәм  тәэссоратлар чынга ашмаган.

Кадрлардан  Скилның иреннәре ультрашәмәхә нурлар нәтиҗәсендә коточкыч шешүе күренә. Хәлен бераз җиңеләйтер өчен, яшь хатын иреннәренә салкын сулы шешә куеп йөри, табибка чиратта утыруы да күренә.

Блогерның ролигы 530 мең карау җыйган. Скилның язылучылары аны жәлләгән. “Кызганыч шул”, “Нәкъ шуңа күрә мин беркайчан да филлерлар кулланырга җыенмыйм”, – дип язганнар видеоязма астында. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас