

Һиндстанда бер ир Һиндстан тимер юллары белән билет өчен арттырып түләгән 20 рупий (инфляцияне исәпкә алып, бу 62 сумга тигез) өчен 22 ел дәвамында судлашып йөргән.
Бу вакыйга Уттар-Прадеш штатында 1999 елда булган. Адвокат Тунгнатха Чатурведи һәрберсе 35 рупийлык ике билет сатып алган. Кассирга 100 рупий сузган ир 30 рупий сдача көткән, әмма кассир 10 рупий гына сузган. Чатурведи калган акчаларны таләп иткән, әмма кассир аны ишетмәмешкә салышкан. Шулчак адвокат тимер юл компаниясен һәм касса хезмәткәрен судка бирергә уйлаган.
Бу эшне 20 елдан артык (!) вакыт дәвамында караганнар. Чатурведи 100дән артык тыңлауларга йөргән. Август башында кулланучылар хокуклары буенча суд Һиндстан тимер юллары 30 көн эчендә Чатурведига 1999дан 2022 елга кадәрге вакытның һәр елы өчен 20 рупийны еллык 12 процент белән түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Компаниягә исә 15 мең рупий (11,5 мең сум) штаф салганнар.
66 яшькә җиткән Чатурведи әлбәттә өч тиенлек акча аның интегүләрен каплый алмаячак, ди. Әмма бу тарих башкаларны гаделсезлек белән көрәшергә, бирешмәскә дәртләндерер дип ышана ул.
“Эш акчада түгел. Сүз гаделсезлек, коррупция белән көрәш турында бара. Шуңа бу бер дә юкка түгел. Аннары, үзем адвокат булгач, миңа юрист кирәкмәде. Барын да үзем башкарып чыктым”, – ди ул.
Чыганак: lenta.ru